«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
1 меңлек купюрада нәрсә сурәтләнәчәк?
Новости
Яңалыклар

1 меңлек купюрада нәрсә сурәтләнәчәк?

2025 елга кадәр 1997 елгы үрнәктәге 10, 50 һәм 500 сум номиналлы башка банкноталар да яңартылачак.

Алгы ягында Түбән Новгород Кремленең Никольск манарасы сурәтләнгән, Сөембикә манарасы, Казанда Татар халкы һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелек тарихы музее, Уфада археология һәм этнография музее яңартылган 1 мең сум номиналлы купюраның арткы ягында сурәтләнәчәк. Бу хакта бүген РИА Новости агентлыгының матбугат конференциясендә Россия Банкы Рәисе урынбасары Сергей Белов сөйләде.

5 мең сумлык номиналлы яңартылган банкноталарның алгы ягында «Европа-Азия» стеласы, икенче ягында Чиләбедәге «Сказ об Урал» һәйкәле һәм Салехардтагы «66 нчы параллель» стеласы сурәтләнәчәк.

2025 елга кадәр 1997 елгы үрнәктәге 10, 50 һәм 500 сум номиналлы башка банкноталар да яңартылачак. Аларны саклау комплексын камилләштерү һәм яңа дизайн эшләү планлаштырыла. 

1 мең һәм 5 мең сум номиналлы банкноталар 2023 елда әйләнешкә кертеләчәк. 2024 елда 500 сумлыкларны яңартырга планлаштыралар, ә яңартылган 10 һәм 50 сумны 2025 елда тәкъдим итәчәкләр. Алгы ягында округ башкаласының һәйкәлләре, арткы ягында федераль округлар составына керә торган төбәкләрнең истәлекле урыннары булачак.

чыганак: Татар-информ

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое