«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
2025 елда нинди яллар көтә?
Новости
Яңалыклар

2025 елда нинди яллар көтә?

Киләсе елда кайсы бәйрәмнәрдә ял итәчәкбез?

2025 елда биш көнлек график буенча эшләүче россиялеләр 247 көн эшләячәк, ә 118 көн ял итәчәк.

Киләсе елда эшләми торган бәйрәм көннәре 1-8 гыйнвар, 23 февраль, 8 март, 1 май, 9 май, 12 июнь, 4 ноябрь булачак. Кайбер бәйрәм көннәре ял көннәренә туры килү сәбәпле, Министрлар Кабинеты эшләми торган көннәрне 2 һәм 8 майга, 13 июньгә, 3 ноябрьгә, 31 декабрьгә күчерүне раслаган.

Нәтиҗәдә яңа ел каникуллары, гомумән алганда, 11 көн (29 декабрь – 8 гыйнвар), май бәйрәмнәре – ике тапкыр дүртәр көн (1-4 май, 8-11 май), июньдә россиялеләр шулай ук дүрт көн рәттән (12-15 июнь) ял итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 30 март (Ураза бәйрәме), 6 июнь (Корбан бәйрәме), 30 август (Татарстан Республикасы көне), 6 ноябрь (ТР Конституциясе көне) ял көннәре булачак. 30 март һәм 30 августның якшәмбегә туры килүен исәпкә алып, аларны ял көннәрен күчерү булмаячак.

Шулай итеп, киләсе елда республика халкы ике көнгә күбрәк – 120 көн ял итәчәк.

чыганак: Шәһри Казан

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое