«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Әдәби суд»та «Нигә син шундый?» мистик хикәясен тикшерәчәкләр

Иртәгә, 24 октябрь, 14.00 сәгатьтә Татар китабы йортында «Яңа исем иҗат лабораториясе» кысаларында «Әдәби суд» утырышы булачак.

"Әдәби суд"ны "Идел" журналы, ТР Язучылар берлеге һәм Татарстан китап нәшрияты оештыра. Һәр утырышта яшь каләм тибрәтүченең "Идел"дә басылган әсәре алына. Утырышта гаепләүче, гаепләнүче, яклаучы, шаһитлар һәм Казый катнаша. Бу юлы алар Гөлинә Фәрхуллинаның "Нигә син шундый?" мистик хикәясен тикшерәчәкләр.

Казый: Рабит Батулла.

Гаепләүче: Рифат Сәлах.

Яклаучы: Галимҗан Гыйльманов.

Шаһитләр: Халисә Ширмән, Хәбир Ибраһим.

"Әдәби суд" чарасына керү ирекле. Гаепләнүче Гөлинә Фәрхуллинаның хикәясен биредә укый аласыз.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое