«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

5 мең транспорт картасы әзерләнгән. Кемнәр өчен?

Бу карталар аларга Казанның җәмәгать транспортыннан, шул исәптән автобуслар, троллейбуслар, трамвайлар һәм метродан бушлай файдалану мөмкинлеге бирә.

БРИКС саммиты чараларында катнашучылар өчен 5 мең махсус транспорт картасы әзерләнгән. Чараның рәсми атрибутикасы төшерелгән 2,5 меңнән артык картаны инде өләшкәннәр.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров журналистларга хәбәр иткәнчә, БРИКС илләре дәүләт башлыклары саммитын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты әлеге чарада катнашучы хезмәткәрләргә уңайлы булсын өчен транспорт карталары әзерләү турында карар кабул итте.

«Бөтен персонал аэроэкспрессларда йөриячәк. Карталар тимер юл станцияләренә кадәр һәм кире юнәлештә җәмәгать транспортында барып җитү өчен каралган. Хезмәткәрләр чаралар тәмамлаганчыга кадәр бу карталардан файдалана алачак. Аннары картага мөстәкыйль рәвештә акча салып алга таба кулланырга була», - диде Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

 

чыганак: «Татар-информ»

фоточыганак: Татмедиа

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое