«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Райнур Хәсәнов ТР Иҗтимагый палатасы составына керде
Новости
Яңалыклар

Райнур Хәсәнов ТР Иҗтимагый палатасы составына керде

Указны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Исегезгә төшерик, Райнур Хәсәнов узган ел азагыннан бирле Бөтендөнья татар яшьләре форумын җитәкли. Моңарчы ул форум рәисе урынбасары вазифасын башкарды, дип хәбәр итә «Татар-информ». 

Райнур үзенең социаль челтәрендә болай дип язды:

Самарда «Акыл фабрикасы» белем бирү мәктәбен үткәрдек, бик уңышлы һәм матур узды. Төнлә Казанга кайтырга кузгалдык. ВКонтактеда берничә хәбәр килде. Шуларның берсен ачып карадым – бер апа котлап хат язган иде. Мин инде бик арыган идем, шуңа нәрсә белән котлаганын аңлап та җиткермичә, «рәхмәт» дип җавап бирдем һәм калган хәбәрләрне кайткач укырмын дидем. Бүген көндез генә белдем: кичә Татарстан Республикасы Рәисенең минем иҗтимагый палата әгъзасы кандидатурасын раслау турында указы чыккан икән. Хәзер мин Иҗтимагый палата әгъзасы. Котлауларыгыз өчен рәхмәт! Файда китерергә насыйп булсын! – дигән ул.

Райнур Хәсәнов белән зур интервью ИДЕЛнең август санында чыкты. 

фоточыганак: Татар-информ

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое