«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Ноябрьдә безне нинди яллар көтә?
Новости
Яңалыклар

Ноябрьдә безне нинди яллар көтә?

Ноябрь башында татарстанлыларны өч көнлек эш атнасы көтә.

Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте искә төшерә, дип яза «Татар-информ»

«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» ТР Законы нигезендә 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне дә эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Быел ул чәршәмбегә туры киләчәк. Шул ук вакытта октябрь ахыры — ноябрь башында Россия халкына алты көн рәттән эшләргә туры киләчәк. 2 ноябрь шимбәсеннән ял көне 30 апрельгә күчерелде. РФ Хезмәт Кодексының 95 нче маддәсе нигезендә эш көне ял көне алдыннан бер сәгатькә кыскара. Димәк, 2 ноябрьдә шимбә һәм 5 ноябрьдә шулай булачак, диелә хәбәрдә.

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое