Путин кайбер категорияләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр турындагы указны имзалады
РФ Президенты Владимир Путин имгәнүләрнең авырлыгына карамастан кайбер категория затларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр тәртибе турындагы указны имзалады. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган, дип яза «Татар-информ».
Документ аңа кул куелган көннән, 13 ноябрьдән үз көченә керә. Анда: «Аерым категория затларга социаль ярдәм чаралары тәкъдим итү максатыннан карар бирәм: Россия Федерациясе Хөкүмәтенә имгәнүләрнең (яралану, җәрәхәтләнү, контузия) авырлык дәрәҗәсенә карамастан бер тапкыр бирелә торган түләүнең күләмнәрен (3 миллион сумга кадәр) билгеләргә», - диелә.