«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә беренче тапкыр езид һәм лезгин телләрендә эшләр каралган

Быел “Муса Җәлил шигырьләренә җыр” дигән яңа номинация дә булдырылган.

2023 елның 25 нче октябрендә старт бирелгән VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә бер ай эчендә Россия Федерациясенең 26 төбәгеннән, Татарстан Республикасының һәр районыннан һәм чит илләрдән 40 меңнән артык гариза кабул ителгән, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Бәйгенең географиясе елдан ел киңәя бара. Быел ул Әзәрбәйҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркияне колачлаган. Бәйге 8 номинациядә үткән. Икенче этап нәтиҗәләре буенча финалга 777 катнашучы узган, шулар арасыннан мәртәбәле жюри 102 финалистны бүләкләү өчен сайлап алган. 

Быелгы бәйгенең иң яшь катнашучысы Минзәлә шәһәреннән Тимур Садриев, аңа нибары 2 яшь. Ә иң олы катнашучы - Нижневартовск шәһәреннән Химия Шакирҗанова. Аңа 90 яшь. 

Бәйгедә беренче тапкыр езид һәм лезгин телләрендә эшләр каралган.

VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концерты 2024 елның 15 февралендә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә үтәчәк. 

Вы уже оставили реакцию