ТР башкаласында киләсе елның көзендә БРИКС саммиты узачак.
Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитовага БРИКСның Казандагы Уеннар илчесе булу тәкъдимен ясаячаклар. Бу хакта «Россия – спорт державасы» форумында Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.
БРИКС уеннары Татарстан башкаласында 2024 елның 12-23 нче июнендә узачак. Ярышлар 25 тән артык спорт төрен үз эченә ала. Милли җыелма командалар һәм башка дәүләтләрдән командалар катнашачак. 70 илдән спортчыларны чакыру планлаштырыла.Хәзерге вакытта БРИКС биш дәүләтне берләштерә: Россия, КХР, Һиндстан, Бразилия һәм КАР.