Яшьләрне «Авыл яшьләре» («Молодежь селу») инновацион проектлар конкурсында катнашырга чакыралар.
«Авыл яшьләре» инновацион проектлар конкурсы «РФ авыл ишегалды 2023-2063» Бөтенроссия модульле проектының аерылгысыз программаларының берсе булып тора.
Конкурсның максаты – яшьләрне авыл җирлеге тормышында уңайлылык дәрәҗәсен күтәрүдә, яңа технологияләр кертүдә һәм авылда эш урыннары булдыруда, шулай ук азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә актив катнашуга җәлеп итү.
Катнашыр өчен гаризалар 2024 елның 3 апреленнән 30 июненә кадәр дәвам итә. 1 июленнән 30 сентябренә кадәр гаризаларны сайлап алу буенча эксперт комиссиясе эшлиячәк.
Җиңүчеләр 1 октябрьдә билгеле булачак. 22 җиңүчедән тыш, тамашачы мәхәббәте буенча 3 кешегә приз биреләчәк.
Нет комментариев