«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Мөмкинлек: классик тарихның яңа интерпретациясен карау
Новости
Яңалыклар

Мөмкинлек: классик тарихның яңа интерпретациясен карау

Россиянең шедеврлары – фигуралы шуу, балет һәм «тере» Чайковский бер шоуга җыелаячак.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында симфоник оркестр белән «Щелкунчик» боз тамашасына багышланган матбугат конференциясе узды. 

«Щелкунчик» – чын симфоник оркестр белән бергә боз шоуы форматында беренче тапкыр күрсәтеләчәк. Оркестррус композиторы П.И. Чайковскийның шул исемдәге балеттан вакыт белән сыналган шедеврын тере килеш башкарачак.

«Щелкунчик» симфоник боз шоуында төп рольләрне фигуралы шуу буенча Россиянең спорт мастеры, халыкара боз шоулары солисты Денис Голубев, күп тапкырлар Сербия чемпионы, дөньякүләм ярышлар призеры һәм җиңүчесе, спорт мастеры, дөньякүләм боз тамашалары солисты, Россиянең Гиннес рекордлар Китабы сертификаты иясе Елена Йованович башкарачак, алар катлаулы элементлар күрсәтәчәк.

Чара декабрь уртасында булачак. Матбугат конференциясендә РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, РФның атказанган тренеры Ольга Павлова әлеге куелышны ярату турында, диде. Сөйгән ярыңны гына түгел, ә туган ягыңны, тарихыңны, дөньяны турында сүз бара, дип сөйләде ул.

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое