«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Яңа ел корпоративына җырчы чакыру ничә сум? - иң кыйммәткә чыга торган артист кем?

Бу сорауга җавапны UFA1.RU ачыклаган.

Салават Фәтхетдиновның концерт директоры хәбәр иткәнчә, җырчының бер чарасы –  40 минут һәм ул 500 мең сумнан башлана. Ришат Төхвәтуллинның төркеме белән 30 минут-1 сәгатьлек чыгышы 600 мең сум. Алия чыгыш ясамый, чөнки балалары кечкенә.

Айдар Галимовның концерт директоры әйтүе буенча, җырчы катнашындагы корпоративның бәясе 300 дән 400 мең сумга кадәр. Барысы да нинди мәйданчык булуы һәм көннәргә бәйле. Чыгышы балет төркеме белән 40 минут дәвам итә. Җырчы директоры билгеләп үткәнчә, артистның транспорт чыгымнары, техник һәм көнкүреш райдеры аерым түләнә.

Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразованы корпоративка чакырсаң, 40 минутлык чыгыш өчен 700 мең сумнан башлап түләргә туры киләчәк.  

Исемлектә иң кыйбатлы җырчы – Элвин Грей. Концерт директоры кисәткәнчә, җырчының буш көннәре калмаган да диярлек. Ә чакырырга өлгергән кешеләр 45 минутлык чыгышы өчен 2 миллион сумнан башлап түләргә әзерләр.

чыганак: Шәһри Казан

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое