«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Aзат Гыймадиевның «Кер төшләремә» альбомы дөнья күрде
Новости
Яңалыклар

Aзат Гыймадиевның «Кер төшләремә» альбомы дөнья күрде

Яшь композитор Азат Гыймадиев яңа «Кер төшләремә» альбомын тәкъдим итте. Әлеге альбом турында музыкант белән белән әңгәмә кордык. Сез дә тәмләп укыгыз!

Альбом турында белешмә: тема, иҗатташ дуслар

Яңа альбомым 11 җырдан тора. Алар 4 ел дәвамында үземнең өйдәге студиядә язылды. Гомумән минем альбомнар кинәт кенә барлыкка килә: тормышымның бер чорында иҗат ителгән җырлар бергә туплана. 

Мин үзем сентименталь һәм иҗади кеше буларак, күп кенә җырларым  мәхәббәт турында. «Кер төшләремә» альбомы да ярату темасына багышланган. 
Альбомдагы җырларымның (берсеннән кала) сүз һәм көй авторы — мин үзем. Ә «Онытып буламы?» трегының сүзләрен Фәнәвис Дәүләтбаев язды. 

«Кер төшләремә»дәге кайбер җырлар артистлар белән бергәлектә яздырылды: Эльмира Кәлимуллина, Зәринә Вильданова, Илүсә Хуҗина, Лилия Хәйруллина, Миләүшә Хәйруллина һәм башка артистлар катнаша. 

Альбом исеме турында

Төшләр минем өчен мөһим роль уйный: күп кенә җырларым төшемә керә. Тагын бер кызыклы факт: мин аңлы төшләр күрәм, ягъни үземнең төштә икәнемне аңлыйм һәм анда нәрсә телим шуны эшли алам. 

Җырлар язылу вакыты

Кайчакта җыр илһам килгәндә тиз генә иҗат ителә. 20 минут җитә. Ә кайчак көен язам да, ә сүзләрен 3-4 елдан соң гына язып бетерергә мөмкинмен. 
*Иҗатта, минемчә, эшне илһам килгәндә үк тәмамлап куярга, чөнки аннан соң елларга сузылырга мөмкин. 

Треклар мотивы

Альбомымда тыныч көйләр һәм җырлар урын ала. Мин үземне бик тыныч кеше дип саныйм. Тынычлыкка омтылуым җырларымда да чагыла. Йөрәк түреннән килгән фикерләр, иҗат җимешләре иң чыны була. Шуңа күрә мин йөрәк түреннән иҗат итәргә, аралашырга тырышам.

Җырлар тарихы

«Син минеке» җыры бик кызыклы рәвештә язылды. Күпмедер вакыт минем башымда «Син минеке — син минеке» мотивы бик озак әйләнеп йөрде, әмма юньле трек килеп чыгар дип көтмәгән идем. Соңыннан моннан оригиналь композициясе чыгачагы аңлашылды. Әлегә көйгә сүзләр бик тиз вакыт аралыгында язарга кирәк булды. Игътибар: мин очрашуга соңга калам, 10 минут вакытым бар. Әйе, яздым: шушы мизгелдә язмасам, башка вакытта бу эшкә кире кайтмам дип уйладым. Очрашуга соңга калдым, әмма сүзләрен иҗат иттем!

«Син генә» җырының тарихы шулай ук кызыклы. Мин төшемдә Россия фильмына җырымны саундтрек итеп алганнарын күрдем. Кушымтасын төштә ишеткән идем, куплетларын гына язып бетердем. Шулай кызыклы мотив барлыкка килде дә. 

Җырларым гадәттә ике ысул белән иҗат ителә: башымда берәр мотив әйләнеп йөри, яисә мин аларны төштә күрәм. Шулай ук моңсу, депрессив халәтем җыр язарга этәрергә сәләтле. Мисал өчен: «Farewell» инструменталь көен бер дәвердә йөргән кызым белән аерылышканнан соң нык депрессия кичергәндә иҗат иттем.

Вы уже оставили реакцию