«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Бабам белән Муса Җәлил турында сөйләшер идем...»

Герой шагыйрь Муса Җәлил һәрберебезнең йөрәгендә аерым урын алып тора. Аның исемен телгә алу белән, кешенең түзеп булмаслык шартларда да чын үзе булып калуы хакында уйланасың.

Ә бит ул үзендә шагыйрьлеген дә, каһарманлыгын да саклап калган. Муса Җәлилнең кызы Чулпанга булган мәхәббәте - аерым игътибарга лаек! Әти буларак язылган шигырьләрен укыган саен күзләр яшьләнә. Хәер, аның һәр шигыре күңелне тетрәндерә торган итеп иҗат ителгән шул.

Муса Җәлил иҗаты белән балалар бакчасында ук таныштырсалар да, мин инде аның турында кечкенәдән әниләрдән еш ишетә идем. Бабамның әтисе - Гәбделхәер Котдус улы тормышында Муса Җәлилнең аз булса да роле бар.

...1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта кала. М. Җәлил белән бер частьта сугыша бабам. Күп кенә сугышчылар каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул сугыш турында бабам:

“Казылган окопларда ятабыз, безнең өстән фашист танклары үтә. Алар үтеп киткәч, граната атабыз. Берсендә гранатаны аттым, танк шартлады, мин бөтен гәүдәм белән балчыкка күмелеп калдым. Бер иптәшем мине казып чыгарды. Мин бик каты яраланып госпитальгә эләктем. Андагы мәшхәрне әйтеп, аңлатып та бетереп булмый", - дип сөйли торган булган ул оныкларына.

Әгәр мөмкин булса, мин хәзер бабам белән Муса Җәлил турында сөйләшер идем. Оныклары (минем әнинең апалары) бабаларын әкият сөйләгән итеп кенә кабул иткән шул. Шуңа күрә күп кенә кызыклы фактлар исләрендә калмаган. Мин бабамнан аның турында бик күп сораулар бирер, аны бирелеп-китеп тыңлар идем...

Хәзерге яшь буын Муса Җәлилнең каһарманлыгын, иҗатын һәм тормышын белеп үсәргә тиеш. Мәсәлән, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында Муса Җәлил герой гына түгел, ә гади кеше итеп тә ачыла - авыр тормыш халәтендә калып та, бирешмәс, сынмас өчен нәрсә этәргеч булганы күрсәтелә. Октябрь аенда тамашачыга тәкъдим ителгән "Муса. Моабит" спектакленең режиссеры - Булат Гатауллин үзе өчен Җәлилнең хатыны Әминәнең истәлекләре дә бик кадерле булуын әйтте:

-  Ул Мусаны кыш көне майкадан гына чаңгыда шуа яисә гер күтәреп спорт белән шөгыльләнә иде, дип искә ала. Җәлилнең әнә шундый гади кеше булуы кадерле, - диде Булат. 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое