«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Беренче «Татарча StandUp» фестивале яңа йолдызлар эзли

Үзен татар телендә шәп шаярта һәм моны күбрәк кеше ишетергә тиеш дип санаучылардан «Татарча StandUp» фестивале гаризалар кабул итә.

«Татарча StandUp» фестивалендә катнашу өчен гаризаны 23 гыйнварга кадәр җибәрергә кирәк.

24-27 гыйнвар көннәрендә Казанда тәҗрибәле шаяртучылардан мастер-класслар узачак. Аннары сайлап алу концерты һәм гала-концерты үтәчәк. Ул видеотапшыруга да әйләнәчәк. Иң текә шаяртучыларга акчалата бүләкләр биреләчәк.✏️

 Фестивальдә 18-35 яшькә кадәр булган милли юморда үсәргә теләгән яшьләр катнаша ала. Аны Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты, «Шалт, Мөхәммәтҗан!» проекты, «Подросток» яшүсмерләр һәм яшьләр өчен клублар челтәре оештыра.

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое