«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яңалыклар
Яңалыклар

«Безнең җыр»да 16 яңа җыр иҗат ителәчәк

Кичә Казаның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә «Безнең җыр» лабораториясенең яңа сезоны башланып китте. Иҗатчылар шобага тотышып төркемнәргә бүленделәр. Быелгы «Безнең җыр» проектының үзенчәлеге - командаларның булачак җырларына, шобага рәвешендә, юнәлеш һәм жанр да сайлаулары. Алар арасында балалар җыры, бәйрәм җыры, Татарстан турындагы җырлар бар иде.

Очрашу кичәсендә, үткән сезонның иң шәп җырлары яңгырады. Икенче ел катнашучылар үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашты.

“Әлеге проект иң беренче чиратта иҗат кешеләрнә берләшергә, бер-беребезне табышырга ярдәм итте. Гадәттә композиторлар шагыйрьләрне, шагыйрьләр җырчыларны каян табарга икәнен белми. “Безнең җыр” моңа бик әйбәт нигез булды” - диде, композитор Элмир Низамов. 

Башлыча, лабораториянең максаты – яшь композиторлар, шагыйрьләр һәм башкаручыларга әсәрләр язу өчен иҗади платформа булдыру һәм милли җыр фондын тулыландыру иде. Шулай ук проект идеясе авторы – Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, проектны “Калеб” яңа буен җыенының дәвамы итеп тә күрә, алга таба проект тагын да үсеп, үзгәреп, иҗат кешеләренә яңа мөмкинлекләр ачар дигән өметтә.

Беренче мәртәбә «Безнең җыр» проекты 2019 елда үткәрелде, анда катнашучылар 32 җыр иҗат итте. Быел 16 командага берничә ай эчендә 16 әзер җыр иҗат итәргә кирәк булачак. 2024  елның язында килеп чыккан җырлардан концерт булыр  дип көтелә. 

Иҗади лаборатория Казан Мэриясе һәм Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм республика халыклары вәкилләренең телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән «Калеб» берләшмәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар