«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Бөтендөнья яшьләр фестиваленә волонтерлар сайлыйлар

Чит телләрне белү һәм иҗтимагый эшчәнлек тәҗрибәсе шарт булып тора.

Әлеге критерийга туры килгән волонтерлар Бөтендөнья яшьләр фестивален оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итәчәк. Фестиваль 2024 елның мартында Сочида булачак. Фестиваль 20 мең Россия һәм чит ил яшь лидерларын берләштерәчәк..

Волонтерлардан гаризалар 1 нче декабрьгә кадәр кабул ителә. Волонтерлар командасына 18 яшьтән олырак теләгән һәркем кушыла ала. Сайлап алу критерийлары арасында иҗтимагый эшчәнлек тәҗрибәсе, командада эшләү осталыгы һәм югары дәрәҗәдәге мотивация, бер яки берничә чит телне белү бар. 

Волонтерларга экипировка биреләчәк, шулай ук аларны бушлай Сочида йөрү һәм кунакханәләрдә яшәү, ашау һәм иминиятләштерү белән тәэмин итәчәкләр. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы шулай ук махсус социаль мотивация программасы гамәлдә булачак, дип хәбәр итә.

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое