«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

БРИКС илләренең Изге Коръән премиясенең программасы билгеле

24-26 июльдә Казанда уникаль вакыйга – БРИКС илләренең Изге Коръән премиясе узачак.

Бу хакта тулырак матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Бәйгедә 22 илдән Коръән укучылар катнашачак. Алар арасында Африка һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлегеннән дә катнашучылар бар.

«Шулай ук Бразилия, Һиндстан, Кытай, Эфиопиядән дә хөрмәтле кунаклар килүе көтелә», – диде Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, БРИКС илләренең Изге Коръән премиясен оештыру комитеты рәисе Рушан Әббәсов.

Беренче көн (24.07) программасында:

— Изге Коръән премиясенең тантаналы ачылышы;
— 18:00-19:00 – Коръән уку буенча ярышлар.

Икенче көн(25.07)

— «Рухи ефәк юлы» пленар утырышы;
— секцияләр буенча очрашулар;
— Милли китапханәдә яшьләр өчен форум.

26 июльдә «Ярдәм» мәчетендә Изге Коръән премиясенең ябылу тантанасы узачак. Биргегә керү билетлар аша булачак. Алардан килгән акча күзләре күрмәүчеләр өчен Брайль системасы буенча Коръән бастыруга китәчәк.   

Фото:  «Татар-информ», Рамил Гали

Вы уже оставили реакцию