Һәм аның кысаларында нинди спектакльләр күрсәтеләчәк? Хәзер сөйлибез!
3 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр фестиваль кысаларында төрле мәйданчыкларда спектакльләр карау мөмкинлеге булачак. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Быел фестиваль 16 нчы мәртәбә үткәрелә. Режиссерларның спектакльләрен кайсы театр мәйданчыкларында карарга мөмкин булачак?
- К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры;
- «Демидов утары»
- Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры;
- «Әкият» татар дәүләт курчак театры;
- Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры;
Быел фестивальдә режиссерлардан – Булат Гатауллин, Илгиз Зәйниев, Айдар Җаббаров, Дмитрий Акимов, Алексей Черепанов, Лилия Нурель, Александр Лебедев, Юрий Печенежский, Илсур Казакбаев сәхнәгә куйган спектакльне тамаша кылып булачак.
Узган елларда «Һөнәр» фестивале кысаларында укыту программалары да карала иде, быел исә бары тик спектакльләр генә тәкъдим ителәчәк һәм алар шул исәптән тәнкчыйтьчеләргә дә күрсәтеләчәк. ТР мәдәният министры киңәшчесе Нияз Игламов моның сәбәбен лекцияләргә кеше җыелмау дип аңлата.
- Зур кунакларны чакыру бушка түгел, алар белән очрашуга тамашачының бик азлап килүе күңелле түгел. Гадәттә укулар көндезге вакытка туры килә, чөнки кич белән спектакльләр куела, диде ул.
Мондый укулар, әлбәттә, кирәк, дип дәвам итте аның сүзен Кариев театры директоры Илнур Гайниев. Алга таба программаны ни рәвешле үткәрү хакында сөйләшәчәкләрен әйтте.
Нет комментариев