«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Быел «Изге Болгар җыены»нда 3 гаиләгә хаҗга юллама уйнатачаклар

19 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» узачак.

Быел әлеге күркәм чарада ниләр көтелә? Бу хакта матбугат конференциясендә сөйләделәр. 

«Изге Болгар» җыены  «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында уза. Әлеге форум 14 майдан 19 майга кадәр барачак. ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан кертелгән программаны тәкъдим итәбез:

  1. «Тәүбә» чарасы. Якынча 9.30 сәгатьтә Кече манара янында җыенның төп, кульминацион өлеше - җәмәгать белән тәүбә кылу чарасы була. Аны елдагыча Россиянең Үзәк өлеше мөфтияте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин алып барачак. Чарада барлык теләүчеләр катнаша.
  2. Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында 3 гаиләгә хаҗга юлламалар уйнатылачак. Ул Өйлә намазыннан соң, якынча 12.30-13.30 сәгатьтләрдә, Истәлек билгесе янындагы сәхнәдә уйнатыла һәм гаилә парлары арасында 2 этапта үтә. Гаилә парларының икесенең дә Изге Болгар җыенында булуы – иң төп шартларның берсе. 

Юлламада катнашу өчен нишләргә кирәк булачак?

Гаилә парларына 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Истәлек билгесе янында урнашкан Оештыручы өстәленә килеп теркәлергә кирәк булачак. Теркәлүчеләр оештыручыга рәсми никахны раслаучы ЗАГС штампы сугылган РФ гражданнары паспортларын күрсәтергә тиеш. Теркәлү узганнан соң, гаилә парына юллама уйнатуда катнашу хокукы бирә торган билет тапшырылачак. 

Беренче этап. Оештыручы бүләк уйнатуда җиңүчеләрне билгеләү өчен, сәхнәдә барабанны әйләндерәчәк һәм аннан бер-бер артлы уникаль номерлар язылган очраклы 15 билетны алачак. Сайлап алынган 15 гаилә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортыннан китаплар җыелмасы белән бүләкләнәчәк.

Икенче этап. Оештыручы барабанны әйләндереп бер-бер артлы уникаль номерлы очраклы 3 билетны алачак. 3 җиңүче гаилә парына 2025 елда «Комфорт» программасы буенча 2шәр кешелек хаҗга юллама алу өчен 3 сертификат тапшырачак.

Моннан тыш, Нәзарәтнең Изге Болгар җыены программасына елдагыча Җәмигъ мәчеттә җәмәгать белән намаз кылу, хәләл ярминкә уздыру, «Хозур» нәшрият йортында басылган китаплар сату, яулык бәйләү һәм чалма чалу белән бәйле чараларны оештыру кертелгән. 

фото: чыганак

Теги:

Изге Болгар җыены
Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое