«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Черек күл» паркында китап ярминкәсе эшләячәк

Татарстан башкаласында 8-9 июньдә Җәйге китап фестивале узачак.

Чаралар «Черек күл» паркы, ТР Милли китапханәсе һәм «Смена» заманча мәдәният үзәгендә оештырыла. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ»

Ике көн дәвамында 11:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр «Черек күл» паркында китап ярминкәсе эшләячәк. Барлыгы 100 дән артык нәшрият тәкъдим ителәчәк. Ярминкә кунаклары яңа китапларны нәшрият бәясеннән сатып ала һәм нәшрият йортлары вәкилләре белән аралаша алачак. Ачык программа кысаларында төрле презентацияләр һәм китаплар авторлары белән очрашулар көтелә. Быел беренче тапкыр уңайлы мохит һәм инклюзив программа булдырылачак, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр дә фестиваль чараларында катнаша алачак. Инклюзив программа белән аерым блок фестиваль сайтында пәйда булачак.

Шулай ук быел фестивальнең яшь кунаклары өчен программа киңәйтелә. «Смена Балалар» проекты кураторлары педагоглар, рәссамнар һәм балалар өчен иллюстрацияле китаплар авторлары белән берлектә воркшоплар, мастер-класслар һәм иҗади дәресләр үткәрәчәк.

Чара СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә «Смена» заманча мәдәният үзәге, Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе, ТР Милли китапханәсе тарафыннан оештырыла. Фестиваль кысаларында китап индустриясе вәкилләре өчен дискуссияләр һәм мастер-класслар сериясе узачак. 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое