Аны яңартылган Мәскәү базарының лабазында «Громкие рыбы» креатив агентлыгы төшергән.
Бу җыр Defne өчен көчле башлангыч булган һәм музыкаль редакцияләрнең һәм социаль челтәр кулланучыларының игътибарын җыеп, стриминг платформаларында 250.000 артык тыңлау җыйган.
Бүгенге татар музыкасы барлык мәгънәләрдә яңа образлар таба. Тамашачыны эчке куркулар белән көрәш һәм фантазияләрдән «чыгу» турында метафорик тарих көтә. Ул бию һәм ут телләре аша күрсәтелә.
Съемка урыны булып яңартылган Мәскәү базарының лабазы сайланган. Бу — Мәскәү базары төркеме белән заманча локаль артистлар һәм креатив шәһәр төркемнәре арасында тагын бер иҗади коллаборация.
Клипны монда кара.
Нет комментариев