«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Декоратив-гамәли сәнгать осталары арасында конкурс уздырыла

Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк профессиональ осталар катнаша ала.

«Саумы, Казань!»/«Здравствуй, Казань!» конкурсы быел Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән декоратив-гамәли сәнгатьнең дүрт юнәлеше буенча үткәрелә: күн эшкәртү, керамика, киез басу һәм чигү. Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк профессиональ осталар катнаша ала. Игътибар үзәгендә – борынгы Казан мифлары һәм риваятьләре.

Бәйгедә катнашу өчен 2024 елның 20 июленә кадәр saumykazan@mail.ru электрон адресына «“Саумы, Казан!” конкурсына» тамгасы белән конкурска тәкъдим ителәчәк эшнең фотосы белән гариза юлларга кирәк. Гаризада катнашучы турында белешмә тутырыла: фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган көне, эш / уку урыны, яшәү урыны, элемтә өчен телефон, электрон адрес, шулай ук конкурс эшенең исеме, конкурс эшенең нинди юнәлештә иҗат ителүе (күн эшкәртү, керамика, киез басу, чигү), размерлары, аны ясау датасы. Катнашучы теләге буенча конкурс эше турында кыска аннотация язарга да мөмкин.

Конкурс эшләренең 2024 елдан да иртәрәк ясалмавы шарт, саны буенча чикләүләр юк. Катнашучы конкурска тәкъдим иткән эшнең авторы булуын һәм беркемнең дә авторлык хокукларын бозмавын гарантияли.

21 июльдән 1 августка кадәр барачак онлайн сайлап алу турыннан соң, икенче этапка узган конкурс эшләрен кабул итү оештырылачак. Җиңүчеләр 30 сентябрьгә кадәр игълан ителәчәк. Бәйгенең нәтиҗәсе буларак күргәзмә уздыру һәм буклет чыгару планлаштырыла.

Җиңүчеләр ике яшь төркеменә бүленеп, дүрт юнәлеш буенча бүләкләнәчәк:

- 18 яшьтән 35 яшькә кадәр;
- 35 яшьтән өлкәнрәкләр.

Һәр юнәлештә һәм яшь категориясендә 3 җиңүче булачак:

I урын – 100 000 сум;
II урын – 85 000 сум; 
III урын – 65 000 сум (салым түләүләре белән).

Бәйгенең нигезләмәсе белән сайтта танышырга мөмкин.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое