«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Эрдоганның килене «Fashion-Iftar»га киләчәкме?

20 мартта Казанда «Fashion-Iftar» чарасы уздырылачак. Бу хакта матбугат конференциясендә сөйләделәр.

«Үткән елны «Fashion-Iftar»ны Казан Экспода уздырырга бик уңайлы булды, шуңа күрә быел да шул урынны сайладык. Бу хакта без рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән киңәшләштек. Ул безнең фикеребез белән килеште. Гомумән, чарада катнашкан кешеләр саны елдан-ел арта, быел урыннар 1300гә кадәр җитте. Көтеп калган Эрдоганның килене чарага килә алмаячак, әмма моңа карамастан «Fashion-Iftar»да Мәскәүдән, Үзбәкстаннан, Казахстаннан, Мисырдан һәм башка чит илләрдән кунаклар булачак», - дип сөйләде «Fashion-Iftar» проекты оештыручысы Радик Габдрахманов.

Проект авторы Җәннәт Минһаҗева әйтүенчә, «Fashion-Iftar» чарасы ике көн узачак. Беренче көнне төп программа уздырылачак.

 «Без татар мәдәниятен үстерә торган брендларга басым ясарга булдык. Сәхнәдә татар милли киемнәреннән мода күрсәтеләчәк. Шулай ук килгән кунаклар өчен махсус маркет оештырыла. Чарага кунак итеп MON театрын да чакырырга булдык. Һәр елны «Fashion-iftar»ның төсе үзгәреп тора. Быел мин көнчыгыш сәнгате белән илһамландым, шуңа күрә кишерсары төсен сайларга булдым. Дресс-кодны үтәү – мәҗбүри. Хатын-кызларның киемнәрендә кишерсары төсе 60 проценттан да ким булмаска тиеш. Бу безнең таләп», - диде ул.

«Fashion-Iftar»ның беренче көненә билетлар 24 сәгать эчендә сатылып беткән. Әмма теләгән кешеләр чараның икенче көненә, Г.Камал театрының яңа бинасына килә алалар. Анда хатын-кызларга да, ир-атларга да килергә мөмкин, бары тик теркәлергә кирәк.

Фирүзә Әхмәтшина

фото: Солтан Исхаков

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое