«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Ялыңны ничек үткәрергә белмәсәң, өмәгә кил!

Бу ялларда Казан паркларында өмәләр узачак.

Чараларга шәһәр Парклары һәм скверлары дирекциясе чакыра, дип хәбәр итте "Татар-информ".

Өмә 20 апрельдә, шимбә көнне, Балыкчы бакчасында (фонтан янында) башланып китәчәк. Җыен 9.00 сәгатькә билгеләнгән. Бер сәгатьтән активистларны Комсомол күлендәге пляжга төп керү урыны, «Казан» гаилә үзәге янындагы әзер ризык сатучы фургоннар, «Салават Күпере» торак комплексы янындагы парктагы амфитеатр янында көтәләр.

11.00 сәгатьтә Горки-Ометьевск урманында (Спорт базасы янында), Ленин бакчасында (фонтан янында) өмәләр башланачак. 12.00 сәгатьтә – Җиңү паркының төп керү урыны янында, 14.00 сәгатьтә – Тынычлык урамындагы парк сәхнәсе янында.

Икенче көнне, якшәмбе, Урицкий исемендәге паркны чүп-чардан чистартачаклар, башлану вакыты – 11.00 сәгать. 12.00 сәгатьтә – «Ак чәчәкләр» бульвары, 13.30 сәгатьтә – Горький исемендәге парк.

Катнашучылар чүп һәм конфетти җыештырачаклар, стендлар, эскәмияләр һәм урналарны юачаклар, шулай ук Комсомол күлен һәм этләр йөртү мәйданчыкларын чистартачаклар.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое