«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яңа ел алдыннан бүләк:  «Күңелгә илһам килә» китап-альманахы тәкъдим ителде
Новости
Яңалыклар

Яңа ел алдыннан бүләк: «Күңелгә илһам килә» китап-альманахы тәкъдим ителде

Кичә, 20 декабрьдә, «Китап club» ресторанында «Күңелгә илһам килә» исемле альманах тәкъдим ителде.

Әлеге китап Татарстан китап нәшрияты тарафыннан бастырып чыгарылган. Китапның уникальлеге нидә? Бу җыентыкта төрле буын авторларының шигырьләре, хикәяләре, повестьлары һәм пьесасы туплап бирелгән. 

Тәкъдим итү кичәсендә шушы эшне башлап йөрүче, оештыручы Галимҗан Гыйльманов, Ленар Шәех һәм әсәр авторлары үзләре катнашты. 

Галимҗан Гыйльманов беренче булып сүзне башлады:

"Мондый китап-альманах инде дүртенче ел рәттән бастырып чыгарыла, һәм ул бик матур традициягә әверелеп бара. Ләкин шуңа да карамастан, әле бу беренче презентация. Мөстәкыйль рәвештә китап чыгару бик авыр һәм зур хезмәт, шуңа да күп иҗатчыларның җимешләре дөнья күрми кала. Без шушы зур эшкә алынырга булдык, һәм Татарстан китап нәшрияты Яңа ел алдыннан безгә дә, сезгә дә зур бүләк ясады. Һәр авторга үз хикәясен, шигырен, пьесасын кулга тоткан китапта күрү зур куанычтыр. Котлыйм сезне!" - диде ул.

Шулай ук китапка 26 автор иҗаты кергәнлеге әйтелде. Алар арасында Татарстанның гына түгел, Башкортстан иҗатчылары да бар. Татарстанның Арча, Балтач, Актаныш, Әтнә, Чистай якларыннан авторлар күп. Галимҗан Гыйльманов искәртүенчә, моңарчы чыккан альманахларда да шушы районнар күпчелекне тәшкил итә:

 "Стабильлек, әлбәттә, әйбәт, ләкин башка районнар да безнең арттан тартылсыннар иде". - диде ул. 

Чарага килгән авторлар һәрберсе үз фикерен, рәхмәтен әйтте, шигырьләрен укыды, җырлады. Шәхсән миңа, шуларның берсе, Тәслимә Низаминың сүзләре тәэсир итте:

"Китапта шигыреңнең басылып чыгуы ул - халык күңеленә юл ачылды дигән сүз. Хәзер халык буш сүздән туйган, алар шигырь яраталар. Концертларда игътибар итәм - сәхнәдә шигырь яңгыраса, тамашачы җанланып китә, аларның күңеле матур сүз көтә." 

Гомумән алганда, кичә "Китап club"та чын, зәвыклы иҗади чара гөрләде. Бертуктамый шигырь, моңлы җырлар, баян тавышы, "рәхмәт" сүзләре яңгырап торды. 

Лалә Кәримова

Фото: "Татар-информ",  Салават Камалетдинов

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое