2024 елда Казанда торакның гомуми мәйданының бер квадрат метр бәясен арттырырга ниятлиләр.
2024 елда Казанда торакның гомуми мәйданының бер квадрат метр бәясен арттырырга ниятлиләр. Бу яшь гаиләләрнең түләүгә сәләтле булуын исәпләү өчен кирәк. Башкарма комитетның шул хактагы карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Планка 2 159 сумга күтәрелеп, 135 288 сумга җитәр дип көтелә. 7 мартта беренче кварталга 133 129 сум күләмендә норматив расланган иде. Күрсәткеч торак сатып алганда һәм төзегәндә гражданнарның барлык категорияләре өчен Россия бюджетыннан социаль түләүләр күләмен исәпләп чыгару өчен кирәк.
чыганак: Татар-информ
Нет комментариев