«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яшь язучылар бәйгесендә катнаш
Новости
Яңалыклар

Яшь язучылар бәйгесендә катнаш

«Илһам» яшь язучылар бәйгесенә гаризалар кабул ителә.

Бәйге 3 яшь категориясенә бүленә: 5-7 сыйныф; 8-9 сыйныф; 10-11 сыйныфлар.

«ИЛҺАМ» яшь язучылар бәйгесе «2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, яшь язучыларны таныту максатыннан үткәрелә. 

Катнашучылар гаризаларны әлеге номинацияләр буенча түбәндәге электрон почталарга җибәрә ала:

- Яшь шагыйрь (poets2024@mail.ru);

- Яшь язучы (iauthor2024@mail.ru);

- Яшь драматург (iauthor2024@mail.ru);

- Яшь журналист (iauthor2024@mail.ru). 

Бәйгедә катнашырга теләгән мәктәп укучылары 15 февральгә хәтле үз гаризаларын электрон форматта җибәрергә тиеш.

фоторәсем: freepic

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое