«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Яшь музыкант Айдар Исхаковның Казанда беренче концерты узачак

26 июльдә 19:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музее филиалы — Татар китабы йортында концерт була.

Татар китабы йортында узачак концертта Айдар Исхаковның үзе язган һәм халык җырларын эшкәртеп иҗат иткән җырлары яңгыраячак. Кунаклар беренче тапкыр аның яңа гына чыккан «Зинһар» җырын да, татар-башкорт халык музыкасы ядкярләреннән саналган «Зәлидә», «Каз канаты» һәм «Буранбай» җырларын да ишетә алачак.

Айдар Исхаков — альтернатив башкорт музыкасының яшь һәм инде танылырга өлгергән вәкиле. Аның иҗатына, бер яктан, үтә дә шәхси төсмерләр хас: җырларының лирик герое дөнья хакында сорауларына җаваплар эзли, гаделлек һәм хакыйкать, сафлык һәм аныклыкка омтыла. Икенче яктан, Айдар үзенең миссиясен яхшы аңлаган хәлдә иҗат итә: ул милли сәнгатьне глобаль дөньяда танытырга тели. Шуңа күрә дә ул сыйфатлы һәм заманча музыка әсәрләре яза. Шунысы кызыклы: аның иҗатында башкорт теле һәм курай тавышы джаз, блюз һәм соул белән гаҗәеп табигый рәвештә кушыла, яңа бер гармония хасил итә.

Айдар Учалыда туган, Уфаның Рәми Гарипов исемендәге атаклы республика гимназия-интернатын тәмамлаган. Хәзер ул Заһир Исмәгыйлев исемендәге сәнгать институтында белем ала. Айдар — өч альбом һәм берничә сингл авторы. Шулай ук ул Youtube платформасында китап күзәтүләре ясаучы блогер һәм оста биюче буларак та танылган.

Вы уже оставили реакцию