Тинчурин театрында өченче «Театраль квиз» узачак.
24 апрель 16.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында яшьләр өчен өченче «Театраль квиз» узачак. Катнашучыларны театр, аның репертуары
белән бәйле мавыктыргыч сораулар көтә. Җиңүчеләргә театр һәм партнерлардан бүләкләр тапшырылачак.
Квизда катнашу бушлай. Яшь чикләве: 16-35 яшь. Бер командада 3-5 кеше булырга мөмкин. Командасы булмаган кеше аерым да теркәлә ала. Чара якынлашканда, оештыручылар аерым-аерым теркәлгән катнашучыларны командаларга туплаячак.
Исегезгә төшерәбез, Тинчурин театрында квиз даими рәвештә - айга 1 тапкыр уздырыла. Беренче ике «Театраль квиз» 13 февраль һәм 26 мартта узды. Анда КФУ, Казан дәүләт мәдәният институты, Казан дәүләт аграр университеты, Казан медицина көллияте студентлары катнашты. Проектның максаты: яшьләрне берләштерү, алар өчен коммьюнити-киңлек булдыру.
Интеллектуаль уенда катнашу бушлай, теркәлү буенча.
Нет комментариев