«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән “Менделеев картасы” проекты эшли башлады

«Менделеев картасы» – катнашучыларга һөнәри үсеш, үз-үзен үстерү һәм фән өлкәсендә яңа уңышларга ирешү өчен уникаль мөмкинлекләр бирәчәк масштаблы лояльлек программасы.

Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы Фән һәм мәгариф буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Советның фәнни һәм мәгариф өлкәләрендә яшьләр эшләре буенча координация советы белән берлектә талантлы яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән “Менделеев картасы”  проектын эшләтеп җибәрде, дип хәбәр итә КФУның медиакоммуникацияләр үзәге.

«Менделеев картасы» ярдәмендә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк һәм йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар, студентлар олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар, «Мин – профессионал» һәм «Профессионаллар», «Абилимпикс» һәм НТО олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук аспирантлар һәм яшь галимнәр, югары белем бирү мәгариф оешмалары һәм дәүләт фәнни оешмаларының 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләре партнер компанияләрдән ташламаларга һәм башка льготаларга ия булачак.

Льготалы программа зур пассажир ташучылар, дәүләт корпорацияләре, фәнни оешмалар, онлайн-мәктәпләр, фитнес-клублар, аптекалар, кафе, медицина үзәкләре, мәдәният һәм ял итү учреждениеләре хезмәтләренә кагыла, ягъни бу өстәмә белем һәм электрон китапханәләргә, конференцияләрдә һәм күргәзмәләрдә катнашуга, сәяхәтләр һәм командировкаларда  транспортка, отельләргә, кафе һәм рестораннарга ташламалар. Мәдәният һәм спорт учреждениеләренә йөрүгә, сәүдә челтәрләрендә һәм даруханәләрдә сатып алуларга ташламалар алу мөмкинлеге һәм башка бик күп нәрсәләр.

«Менделеев картасын» алу өчен проект сайтында гариза бирергә, анкета тутырырга, кирәкле документларны беркетергә һәм тикшереп бетергәнне көтәргә кирәк. Теркәлгәннән соң карта шәхси кабинетта пәйда булачак. Аны смартфонда электрон янчыкка өстәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое