«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Иҗат канатың ныгысын дисәң, әдәби конкурсларда катнаш
Новости
Яңалыклар

Иҗат канатың ныгысын дисәң, әдәби конкурсларда катнаш

Иҗат кешесе өчен конкурслар һәрвакыт күбрәк иҗат итәргә, билгеле бер өлкә белән кызыксынырга шәп мотивация булып тора.

Татарстанда яшьләр өчен әдәби конкурслар бик күп - катнашып өлгер генә! Бүген шулар хакында «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә тулырак сөйләделәр. 

«Ясалма Фәһем кешенең сүзен, эмоциясен алыштыра алмый»

Республикада үткәрелә торган әдәби конкурслар белән Татарстан вице-премьеры урынбасары Ләйлә Фазлыева таныштырып үтте. Ул юриспруденция һәм әдәбият юнәлешендә үткәрелә торган: Г. Р. Державин исемендәге республика премиясе, М.Җәлил исемендәге руспублика премиясе, «Геройлар янәшәдә» – «Герои рядом» дип исемләнгән патриотик юнәлештәге конкурска һәм «Глаголица» халыкара бәйсез әдәбия премиягә аерым тукталды. Хәзер Ясалма Фәһем тормышны ничек кенә биләп алмасын, кешенең сүзен, хис-кичерешен ул алыштыра алмас, диде. Шуңа күрә әдәби конкурслар иҗатчылар өчен зур роль уйный. 

«Татарстан – язучылар өчен тырышып эшли торган регион»

«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев конкурсларның яшьләр өчен гаять әһәмиятле мөмкинлек икәнен ассызыклады:

- Балачактан башлап зур яшькә җиткән катнашучылар өчен бездә конкурс җитәрлек, алар артканнан-арта бара. Бүгенге көндә аларга нинди тематика бирергә икәнен уйлый башладык. Язучылар өчен татар һәм рус телендә ничә журнал чыга - бер регионда аның кадәр юк. Без менә бу ысулны яшьләрне әдәбиятта саклап калу чарасы дип уйлыйбыз. Аннан соң, алар бит журнал гына түгел, язучылар өчен эш, иҗат урыны да. Анда яшьләрнең иҗатын биреп барасыз, танылырга мөмкинлек бирәсез. Конкурсда катнашкан, җиңгән яшьләрнең иҗатларын журналда, китапларда бастырабыз. Халыкка җиткерү өчен чараларын булдырабыз, диде ул.

Конкурсларның нигезләмәләре белән тиздән бүлешербез, яңалыкларны күзәтеп барыгыз!

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое