Язның төчкертә, күздән яшьләр чыгара торган мәлләре җитте...
Язгы сезонга әзерлек буенча аллергикларга табиб киңәшләрен тәкъдим итәбез.
- Әгәр сезнең организмыгыз сезонлы аллергиягә сизгер икән, үләннәр, агачлар чәчәк атканда урамга бик чыкмаска тырышыгыз. Бүлмәне җилләтү өчен яңгырдан соң, кичке һәм җилсез вакытны сайлагыз. Көн саен өй җыештырырга, өй һавасын дымландырырга тырышыгыз.
- Истә тотыгыз: җилле көнне чәчәк серкәләре тизрәк тарала, яңгырлы көнне аларның көче кими.
- Урамнан өйгә кайтып керү белән өс киемен алыштырыгыз, юган кием-салымны ачык һавада киптермәгез.
- Чәчәк серкәсенә аллергия булса, урамнан кергәч, душта коенып чыгыгыз. Шулай ук борынга куя торган махсус фильтрларны кулланырга мөмкин
- Спиртлы эчемлекләр белән сак булыгыз. Кайбер үләннәр кушылып ясалган сыралар аллергия китереп чыгарырга сәләтле.
- Урамда кояш күзлеге киеп йөрегез.
- Тәмәке тарту аллергияле кеше өчен зыянлы икәнен онытмагыз.
Нет комментариев