«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
«Иделем акчарлагы» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр
Новости
Яңалыклар

«Иделем акчарлагы» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр

Кемнәр алар?

Быел бәйгедә барлыгы 68 кеше катнашкан, аларның 25е жюри тарафыннан югары дип бәяләнгән. Алар 1-3 декабрьдә "Волга" яшьләр үзәгендә узган иҗади мәктәптә катнашты.

«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан уздырыла. Төп максаты: татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматургларны барлау, аларны берләштерү һәм иҗатларын активлаштыру.

Бәйгегә килгән эшләргә шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглардан торган мәртәбәле жюри бәя бирә, җиңүчеләрне билгели. Иҗади мәктәптә язучы-шагыйрьләр белән очрашулар уза; жюри әгъзалары тарафыннан мастер-класслар, катнашучыларның әсәрләрен анализлау оештырыла.

Быелгы «Иделем акчарлагы» бәйгесенең җиңүчеләре:

«Поэзия» номинациясе:

Гран-при – Гөлзилә Фәхретдинова (Балтач районы)

14 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге авторлар:

1 урын – Рәйсә Абдуллина (Балтач районы)

2 урын – Алинә Шәехова (Актаныш районы)

3 урын – Ильсур Мифтахов (Әлмәт районы)

18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге авторлар:

1 урын – Адилә Әхмәтҗанова (Арча районы)

2 урын – Айрат Шамс (Мөслим районы)

3 урын – Альбина Саетова (Актаныш районы)

3 урын – Айзат Вахитов (Саба районы)

Кызыксындыру бүләге – Ильяс Хаҗиев (Кукмара районы)

«Проза» номинациясе:

14 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге авторлар:

1 урын – Әмир Фәрхуллин (Мамадыш районы)

2 урын – Зилә Гайнуллина (Алабуга районы)

3 урын – Ләйлә Нуриева (Актаныш)

18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге авторлар:

1 урын – Гөлфия Галәветдинова (Арча районы)

2 урын – Ихтыяр Кыямов (Казан)

3 урын – Айлия Хаҗиева (Саба районы)

«Балалар әдәбияты» номинациясе:

1 урын – Исламия Халикова (Лаеш районы)

2 урын – Таңчулпан Гыйлаҗова (Теләче районы)

3 урын – Ләйсән Абдрахманова (Кайбыч районы)

Кызыксындыру бүләге – Айзилә Абдрахманова (Кайбыч районы)

«Драма» номинациясе:

2 урын – Айрат Шамс (Мөслим районы)

3 урын – Ралина Хәбирова (Әгерҗе районы)

фото: Абдул Фархан

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое