«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә эшләр кабул ителә
Новости
Яңалыклар

«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә эшләр кабул ителә

Быел «Иделем акчарлагы» бәйгесе 25 нче тапкыр узачак. Кыш та җылы килде, юбилей елы да... Һәм без эшләрне кабул итүне гадәттәгедән иртәрәк башларга булдык.

Бәйге 2 яшь категориясендә үткәрелә: 

- 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр 

- 19 яшьтән алып 35 яшькә кадәр 

Бәйге номинацияләре: 

поэзия; 

проза; 

драма. 

Ватанны Саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, әлеге темаларга багышлап язылган поэзия, проза яки драма номинацияләрендә иң яхшы әсәр авторына бер махсус бүләк тапшырылачак.

Игътибар! «Проза» номинациясенә күләме 20 000, «Драма» номинациясенә 35 000 тамгадан артмаган әсәрләр кабул ителә.  
Гаризалар һәм әдәби әсәрләрне idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресына 2025 елның 30 сентябренә кадәр юллый аласыз, ди оештыручылар.

Нигезләмә

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое