«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
«Кайнатма» дип аталган татарча подкаст чыга башлады
Новости
Яңалыклар

«Кайнатма» дип аталган татарча подкаст чыга башлады

Оскар Юнусов һәм Ләйлә Лерон: Gauga, лукизм, ә син чибәрме?..

 

Yummy Music Һәм "Болгар радиосы" яңа татарча подкаст тәкъдим итә. "Кайнатма" дип аталган татарча подкастның алып баручысы — Казан кызы, активист һәм блогер Ләйлә Лерон белән сөйләштек.

 

- Татар телендә мондый подкаст яздыру идеясе кайдан һәм ничек барлыкка килде?

- Дөресен әйткәндә, минем подкастларны күптән алып барасы килә иде, ләкин команда булмау сәбәпле, үзем генә булдыра алмам кебек тоелды. Күптән түгел миңа Ильяс Гафаров (Yummy Мusic җитәкчесе - Авт.) чыкты. Ә аның белән "Болгар радиосы"ның баш мөхәррире Илфар Кәримов кызыклы, заманча подкастлар яздыру тәкъдиме белән сөйләшкән булган. Подкастка алып баручыны сәләтле яшьләр - йолдызлар белән бер мохиттә кайнаучыны эзләгәннәр. Һәм инде нәтиҗәдә миңа мөрәҗәгать иттеләр. Шулай итеп, безнең теләкләребез очрашты. Бергә утырып сөйләшкән мизгелдән инде эшләргә дә тотындык.

- Беренче кунак - Оскар Юнысов белән подкаст инде Интернет киңлекләренә чыкты. Кунакларны нинди принциптан чыгып сайлыйсыз?

- Әйткәнемчә, без ике продюсер - Илфар Кәримов һәм Ильяс Гафаров белән эшлибез. Алар кунакларны сайларга булыша, ә мин шуннан чыгып темаларны уйлыйм. Подкаст интервью форматында булмаганга күрә, кунак белән икебезгә (киләчәктә бәлки өчебезгә - чөнки кунаклар саны артырга мөмкин) кызыклы темалар кирәк. Хәзерге вакытта 3 подкаст яздырылган, алар атнага бер чыгып барачак. Подкастны "Болгар радиосы" (91,5FM) радиодулкыннарында тыңлап, Yummy Music һәм "Болгар радиосы" ВКонтактедагы рәсми төркемнәрендә карап булачак.

- Сезнең аудитория?

- Әлбәттә, яшьләр. Әмма олы яшьтәге кешеләр дә тыңлап, үзләренә кызыклы теманы табарга мөмкин. Кыскача әйткәндә, без Татарстанда яшәгән татарлар һәм инде шулай ук читтә яшәүчеләр өчен яздырабыз. Беренче чиратта аудиоформатта булуына басым ясыйбыз, чөнки подкаст "Болгар радиосы" өчен әзерләнә. Ә инде икенче урында - Интернет киңеләрендә урнаштырылуы мөһим.

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое