«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Казанда Әлмәт театры гастрольләре: «Әзерлекле тамашачы килсен иде»
Новости
Яңалыклар

Казанда Әлмәт театры гастрольләре: «Әзерлекле тамашачы килсен иде»

Февральдә Әлмәт татар дәүләт драма театры Казанга гастрольләр белән килә.

Театр шәһәр тамашачысын кайсы спектакльләре белән сөендерерәчәк? Әлмәт театры юбилеен ничек бәйрәм итәчәкләр? Бу һәм башка сорауларга бүген матбугат конференциясендә җавап бирделәр.

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева гастрольләрнең кайчан һәм кайда узуы турында тулырак сөйләде:

- 18 һәм 19 февраль көннәрендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрында “Ул әле өйләнмәгән иде” (Гаяз Исхакый)  һәм “Ат карагы” (Туфан Миңнуллин) спектакльләре уйналачак. Режиссер Айдар Җаббаров куелышындагы әлеге ике спектакль дә Казан тамашачысына яхшы таныш, чөнки алар белән өченче мәртәбә киләбез. Узган ел Камал театры кассасына чират җыелган иде, билетлар да җитми калды. Быел да шулай булсын дип телибез, - диде Фәридә Исмәгыйлева.

Ул шулай ук спектакльләргә әзерлекле тамашачы килүен теләп калды:

- Без тамашачыга иярергә тиеш түгел. Билгеле, театр тамашачысына хөрмәтебез зур, алар беренче урында. Әмма һаман да шул кияү урлау, кияүгә чыгу тирәсендә йөрсәк, акылдан язарга мөмкин. Без моның белән генә милләтне кая алып барабыз? "Моңа халык йөри" дип акланыргамы? Халыкка төрле һәм тирән тема бирергә кирәк. Яшәешебез мең төрле бит! Без материал сайлаганда тикшеренеп сайлыйбыз: "Репертуарда мондый тема бар инде, ә менә бу юк", - дип алынабыз. Театр минем өчен ике нәрсәдән төзелә: берсе - театрга мөнәсәбәт, икенчесе - зәвык. Менә мин Айдар Җаббаровны нигә хөрмәт итәм? Ул зәвыклы режиссер. Шуңа без материалларны тырышып сайлыйбыз, әмма бу җитди темалар гына күтәрәбез дигән сүз түгел. Көлдерә, бушана торганы да бар. Казанга алып киләчәк спектакльләребезгә әзерлекле тамашачы килсә шат булыр идек. Билгеле, аның эчтәлеге спектакльдә аңлашылачак, әмма әсәрне укып килү башка инде - ул  тирәнрәк фикер йөртергә ярдәм итә.

Быел Әлмәт театрының 80 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкләр. Театр директоры бу хакта да сөйләп үтте:

- Безнең театр дәһшәтле сугыш елларында оешкан. Нәкъ менә шундый авыр чорда, 1944 елның 20 мартында, кемдәдер театр кайгысы булган. Чөнки халыкның рухын сакларга кирәк. Бер төркем энтузиастлар җыелышып театр ачканнар. (ул вакытта бинасы да юк, бернәрсә юк) Ә бүген карасагыз, Әлмәт театры нинди хәлдә! Гомумән, Әлмәт театры гына түгел, татар театры дип әйтер идем мин. Быелгы юбилей “Театр - шәһәрнең җаны” дип аталачак. Шул ук исемдә китап чыгарга тора, “Рухият” китап нәшриятында әзерләнә. Юбилейга махсус проектлар да булачак, - диде ул.

Әлмәт театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдинов “Ат карагы” спектаклендә Сайхун ролен башкара. Ул Әлмәт шәһәре өчен әлеге спектакльнең куелышын зур вакыйга дип саный:

- Без “Ат карагы”н яратып уйныйбыз һәм инде менә Казанга да алып килеп тамашачыга тәкъдим итәсе килә. Үзенчәлегенә килгәндә, анда бары тик ир-егетләр генә уйный. Шуңа күрә бу спектакль көчле энергияле. Шунысын беләбез: спектакльләргә хатын-кызлар күбрәк йөри. “Ат карагы” яшь булуына карамастан, тамашачы алдында имтихан узды. Казан тамашачысы белән очрашуны көтәбез.

Динар билгеләп үткәнчә, спектакльдә һәрбер роль үзенчә кадерле, аерып әйтә торган түгел:

- Анда һәр егет индивидуаль, ягъни үзенең персонажы бар. Тамашачылар ияләшкәнчә, мин еш кына лирик геройларны уйныйм. Ә Айдар (Җаббаров - Авт.) ничектер үзенчәлек булдыра, тудыра ала - “Ул әле өйләнмәгән иде”дә дә мине кысаларымнан чыгарды. "Ат карагы"нда да мин романтик образда түгел, диде Динар Хөснетдинов.

Шулай ук матбугат конференциясендә “Ул әле өйләнмәгән иде” спектаклендә Фәрештә ролен уйнаучы Энҗе Сәйфетдинова да катнашты. Ул режиссерның кызыклы алымнары һәм үзенең роле турында сөйләде:

- Спектакльдә трагедия дә бар, комедия дә, фәлсәфә дә, гомумән, килгән тамашачы үзләрен борчыган сорауларга җавап табачак. Фәрештә роле әсәрдә юк иде, без аны этюд формасында таптык, ягъни кем үзен кайсы рольдә күрә - шул булып карадык. Аннан соң без вербатимнарга күчтек - дуслар-туганнар арасында катнаш никах белән яшәүчеләрдән сораштык. Шәхсән минем туганнар арасында да андый гаиләләр бар, мин алардан нинди проблемалар белән очрашканнарын сорадым. Аннары без мәчеткә, чиркәүгә бардык - аларның вербатимнары спектакльдә күренә. Ә менә безнең роль әсәрдә язылмагач, Диләрә (Фазлыева - Авт.) белән аптырап калдык: “Айдар, безне алып атмыйсыңдыр бит инде?” - дибез. Ә ул: “Спектакльнең башыннан ахырына хәтле шушы тарихны сөйләп чыксагыз бик кызыклы булачак!” - диде. Һәм менә әкренләп генә безнең образлар туды. Миңа калса, Фәрештә - спектакльнең “изюминкасы”, - диде Энҗе Сәйфетдинова.

Фотолар Әлмәт театры сайтыннан алынды

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое