«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Казанда Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узачак

Фестивальдә кайсы шәһәрләр катнаша катнаша?

15-24 сентябрьдә Казанда "Артмиграция" Бөтенроссия фестивале узачак.

Аның катнашучылары - иҗади экспериментлары булган төбәк театрлары. Чараны Россия театр әһелләре берлеге уздыра. Фестивальдә Казан, Санкт-Петербург, Йошкар-Ола, Пермь, Новосибирск, Томск, Краснодар, Киров, Красноярск һәм Түбән Новгородтан театр коллективлары катнаша.

Программага спектакльләрне абруйлы жюри әгъзалары сайлап алган. Тагын 4 спектакль яшь тамашачылар өчен билгеләнгән. Фестивальдә лекция, мастер-класс, экскурсия һәм презентацияләрдән торган махсус программа төзелгән. 

Тулырак мәгълүмат һәм программа белән фестиваль сайттыннан танышырга мөмкин.

Вы уже оставили реакцию