Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды.
Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан үткәрелүче әлеге бәйгедә Казанда яшәүче мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала. Конкурсантлардан телне өйрәнүнең нәтиҗәле, стандарт булмаган, кызыклы, шул ук вакытта яшьләр өстенлек бирә алырлык проектлар көтеп калалар.
«Үз телем» бәйгесендә катнашу өчен 30 июньгә кадәр сайтта гариза тутырырга кирәк. Конкурс шартлары шулай ук әлеге сайтта урнаштырылган. Килгән гаризалар арасыннан жюри әгъзалары финалистлар исемлеген төзи, һәм шуннан соң финалга чыгучылар үзләренең проектларын тәкъдим итү этабына чакырылачак. Иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен грантлар тапшырылачак. Бәйгенең гомуми приз фонды – ике миллион сум.
Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр итте.
Нет комментариев