«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Кемнәр алар «Ел татарлары»?
Яңалыклар
Яңалыклар

Кемнәр алар «Ел татарлары»?

Деакбрь - нәтиҗәләр ясар чак. Шул уңайдан «Миллиард.Татар» басмасы «Ел татарлары» бәйгесен башлап җибәргән иде. Һәм менә җиңүчеләр билгеле булды.

Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

«Елның татар хатын-кызы» номинациясендә тарихчы, «Татар йорты» телеграм-каналы авторы Лилия Габдрафикова, татар модасы тарихчысы Дина Гатина-Шәфикова, блогер, «Татар хатын-кызы дөньясы» проекты авторы Энҗе Дусаева, «Печән базары» проектына нигез салучы Гөлназ Бәдретдинова, Fashion-ифтарга нигез салучы Җәннәт Мингазова.

«Елның татар ир-аты» номинациясендә «Яңа гасыр» ТРК генераль директоры Илшат Әминов, Yummy Music музыка лейблын уйлап табучы Ильяс Гафаров, мөселман блогеры Рәсүл Тавдиряков, стендапер Артур Шәмгунов, тел стилисты һәм тикшеренүче Азат Якупов җиңде.

Тулы исемлек белән сылтама аша танышыгыз.

Фото: Салават Камалетдинов. Татар-информ

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар