«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

КФУ ректоры: «Юридик кадрларны белгечлек программасы буенча әзерләргә кирәк»

КФУ ректоры Ленар Сафин мондый фикерне ул II Казан халыкара юридик форумы барышында белдерде.

«Бүгенге көндә Россиядә 500 гә якын юридик югары уку йорты бар. Бу классик университетлар да, махсуслаштырылган университетлар да. Ә филиаллары белән бу тагын меңгә якын. Һәм елына без 300 меңгә якын юрист чыгарабыз. Чагыштыру өчен: Советлар Союзында 30 юридик югары уку йорты булган, һәм елына 20 мең студент чыгарганнар», – диде ректор

«Минемчә, безгә юридик кадрлар әзерләүне сыйфатлы итеп үзгәртергә кирәк, - дип дәвам итте Ленар Сафин.

- Бу миңа мөмкин кебек тоела, без моңа беренче адымнарны ясыйбыз инде, дөрес совет системабызга – белгечлеккә кайтырга кирәк. Бу, һичшиксез, сыйфатлы белем булачак, һәм ул безнең чыгарылыш укучыларының дәрәҗәсен күтәрәчәк».

КФУ ректоры сүзләренә караганда, бүгенге көндә юридик факультетка керүчеләр өчен математика буенча мәҗбүри имтихан турындагы идея дә карала.

«Минемчә, математиканы аңлаган балалар, һичшиксез, юридик әзерлекнең сыйфатын гына күтәрәчәк. Тик бу минем фикер. Һәм ул, әлбәттә, бәхәсле», - диде ул.

чыганак: Татар-информ

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое