«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Кино яратучылар өчен шәп яңалык!

15 майдан Казанда беренче тапкыр архив киносы фестивале старт ала.

Биредә тамашачы «Татаркино» фондының фильмнары коллекциясе белән якыннан таныша алачак. 

Программага популяр, онытылган, документаль, Татарстанның танылган шәхесләре турында кинотасмалар кергән. 

Кино күрсәтүләр ачык һавада Казанның Аксенов скверында һәм республика районнарының парк-скверларында узачак. 

«Без күрсәтәчәк барлык кыска метражлы уен фильмнары — кешеләрнең хисләре, эмоцияләр, патриотизм, безнең миллилек турында», — дип сөйләде «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова.

Архив киносы фестиваленең әһәмияте турында режиссер, кинематографист Илдар Ягъфәров әйтеп узды:

— Совет кинематографистлары алар — күп еллар дәверендә Казан кинохроника һәм Казан телевидениесе студияләрендә эшләгән кино профессионаллары. Алар документаль кино төшергәннәр — ул хәзер өйрәнергә кирәкле база булып тора. Әлеге кинотасмалар кайдадыр архивларда «туңып калган», кайберләре YouTubeта, кайсылары Татарстан Дәүләт архивы идарәсенә күчкән. Яхшы картиналарны күрү җиңел түгел. Әлеге фестиваль аларны карарга мөмкинлек бирә. Фильмнар арасында автор картиналары да, Тукай премиясенә лаек булганнары да бар. Шуңа күрә аларны карарга кунакларны чакырырга һәм бу фильмнар белән танышырга кирәк, — дип уртаклашты ул. 

Казан мәйданчыгында 16 күрсәтү булачак, һәр мәдәни кичә яңа тематик бүлек белән тәкъдим ителәчәк.

Архив киносы күрсәтүләре Татарстан Республикасы көнендә, 30 августта, тәмамланачак.

Фильмнар һәр чәршәмбе 19.30 сәгатьтә күрсәтеләчәк. (15 май - 30 август )

Керү ирекле.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое