«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Коймадан коймага» - балачакка алып кайта торган альбом

18 майда qaynar төркеме үзенең өр-яңа альбомын тәкъдим итә.

Әлеге альбом Yummy Music лейблы тарафыннан апрельдә әзерләнгән. Анда татар телендә төрле жанрдагы (мәсәлән, марокко мотивы, поп-баллада, хип-хоп, диско, R’n’b) җырлар тупланган. Альбомны тәкъдим итү кичәсендә төркем киң составта чыгыш ясаячак.

qaynar төркеме 2019 елның ноябрендә оешкан. Төркемдә 4 кеше катнаша, алар яңа электрон музыка форматында татар телендә җырлар башкара, шулай ук алтай телендә 3 җырлары бар. Төрле тәҗрибәләр ясарга яраталар: мәсәлән, бер клиплары нейрочелтәр ярдәмендә төшерелгән (аны Илшат Сәетов эшләгән) һәм нейрочелтәргә Казан турында җыр яздыртып, кавер ясаганнар.

Без төркемнең җитәкчесе Рәдиф Кашаповтан яңа альбомнары турында сорадык.

- Бу безнең икенче альбом. Аның исемен беренче тапкыр кириллицада яздык. Гомумән минем өчен бу бик зәвыклы альбом. Ул үз эченә балачак хатирәләрен сеңдергән. «Койма» сүзе киртә кебек кабул ителсә дә без аны, балачакка бәйләп, үзебезнең музыка символы иттек. Альбомга барлыгы 9 җыр керде - күбесе мәхәббәт, социаль темага багышланган. «Аерылабыз ахрысы» җыры балаларның, үскәч, үз юллары белән китүе турында. Әлеге тема һәркемгә таныш дип уйлыйм.

Альбомда шулай ук узган ел иҗат ителгән җырлар да бар. «Кукмара» җыры «Галиябану» альбомы өчен иҗат ителгән иде. Әмма уйладык-уйладык та, аны марокко стилендә эшләргә булдык. Һәм җырны «Коймадан коймага» альбомына керттек.

Төркемдә барлыгы 4 кеше – барыбыз да уйныйбыз. Җыр буенча Әдилә Әхмәтова, Илгиз Шәйхразиев, Алсу Мансурова булыша, – дип сөйләде Рәдиф.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое