12 апрель - Космонавтика көне уңаеннан Казанда нинди чаралар була?
Космос һәм татарлар
Бу көнне сәгать 12.00дә ТР Милли музееның конференц-залында «Татарларның космоска таралуы» дигән темага багышланган лекция узачак. Конструкторлык компания Bagaveev Corporation төзүчесе һәм җитәкчесе, ракета төзүче һәм инженер Надир Баһавиев татарларның космос үсешенә йогынты ясавы, үзенең планнары һәм киләчәк идеяләре турында сөйләячәк. Лекция татар телендә узачак.
Космос һәм әдәбият
12 апрельдә шулай ук татар әдәбияты һәм космос турында лекция тыңларга мөмкин. Чара сәгать 18.00да Татар китабы йортында узачак. Әдипләрнең иҗатында урын алган космик темалар, йолдызлар һәм планеталар, фәнни фантастика һәм башка кызыклы сораулар турында сөйләшәчәкләр.
Нет комментариев