Шушы көннәрдә Татарстан китап нәшрияты «Күңелгә илһам килә» дигән китап-альманах бастырып чыгарды.
20 декабрьдә, 14.00 сәгатьтә "Китап club" ресторанында әлеге уникаль китап презентациясе була. Аның үзенчәлеге нәрсәдә соң? Ул бүгенге көн авторларының төрле жанрларда иҗат ителгән әсәрләрен - шигырь, хикәя, повесть һәм пьесаларын үз эченә алган.
Чарага авторлар үзләре дә киләчәк, дип хәбәр итте Татарстан китап нәшрияты.
рәсем: freepic