«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Кырлайдагы Тукай музеенда РФ Президенты гранты кысаларында күргәзмә ачтылар

Татарстанның Арча районындагы «Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында» «Күн мозаика сәнгате» күргәзмәсен һәм Россия Федерациясе Президенты грантын гамәлгә ашыру кысаларында мастер-класслар сериясен ачу тантанасы узды.

Татарстанның Арча районындагы «Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында» «Күн мозаика сәнгате» күргәзмәсен һәм Россия Федерациясе Президенты грантын гамәлгә ашыру кысаларында мастер-класслар сериясен ачу тантанасы узды.

Чарада Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, район мәгариф һәм мәдәният идарәләре башлыклары Рамил Мөхәммәдияров һәм Илфар Әюпов, «Таткультресурсүзәк» директоры урынбасары Анзия Закирова, шулай ук мәгариф оешмалары, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, Иҗтимагый совет, Ветераннар советы, Хатын-кызлар советы рәисләре катнашты.

“2023 елда безнең музей комплексы РФ Президентының иҗади проектларга ярдәм итү буенча грантына ия булды. Безнең проектның төп максаты – халык-сәнгать кәсепләрен саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү. Проект кысаларында искиткеч күргәзмә оештырылды, анда 1960-2000 елларда эшләгән Арча милли аяк киеме фабрикасы җитештергән әйберләр, шулай ук 2023 елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Наилә Кумысникова һәм бүгенге көнгә кадәр безнең районда эшләүче һәм әлеге һөнәрне үстерүче осталарның эшләре тәкъдим ителде”, – дип сөйләде Кырлайдагы Тукай музее директоры Алинә Мөхәммәтшина.

Аның сүзләренчә, файдалы мәгълүмат бирү һәм экспонатларны күрсәтү чыганагы – ул нәкъ менә музейлар. Моннан тыш, 1929 елда Татарстанда барлыкка килгән күн мозаика буенча беренче артель бөек шагыйрь Габдулла Тукай исемен йөрткән.

«Күн мозаика сәнгате» күргәзмәсе экспозициясенең нигезен Татарстанның халык рәссамы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, 2023 елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Наилә Кумысникованың эшләре тәшкил итә. 

Күргәзмәдә барлыгы 70-ләп экспонат тәкъдим ителгән: күн мозаика техникасында эшләнгән әйберләр – күн паннолар, сумкалар, капчыклар, мендәрләр, итекләр, аяк киемнәре һ.б. 

Экспонатларның кайберләре узган гасырның 80-нче елларында Арча милли аяк киеме фабрикасында тегелгән. «Күн мозаика сәнгате» күргәзмәсе Тукай музеенда 2024 елның февраль ахырына кадәр эшләвен дәвам итәчәк.

Моннан тыш, музейда мастер-класслар сериясе старт алды, аларны үткәрү шулай ук РФ Президенты гранты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аларда итек кәсебе (күн мозаика), шулай ук күннән брелоклар, алкалар һәм башка әйберләр ясау буенча мастер-класслар оештырылачак. Грант акчалары кысаларында мастер-классларга бушлай нигездә күргәзмәгә килүчеләр дә кушыла ала. 

Өстәвенә, халыкның социаль һәм икътисади яктан якланмаган катламнары (күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрдәге балалар, пенсионерлар, инвалидлар) өчен 12 күчмә мастер-класс үткәрү планлаштырылган. 

Мастер-классларны музей бинасында һәм Арча балалар сәнгать мәктәбе нигезендә уздыру күздә тотыла. Мастер-класслар шулай ук укучылар һәм студентлар өчен оештырылачак. Аларны күн мозаика әйберләре ясау күнекмәләренә ия осталар үткәрәчәк.

2023 елда Габдулла Тукай музей комплексы директоры урынбасары Фердинанд Кавиев РФ Президентының 17.07.2023 елгы 264-рп номерлы боерыгы нигезендә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә гомуммилли әһәмияттәге иҗади проектларга ярдәм итү өчен Россия Федерациясе Президенты грантын алу конкурсында җиңүче булды. 

Аның «Безнең мирас» күн мозаика эшләнмәләре күргәзмәсен оештыру һәм халыкның социаль якланмаган катламнары өчен халык сәнгать кәсепләре эшләнмәләре ясау буенча мастер-класслар үткәрү» проектына 1 млн сум күләмендә финанслау бирелгән.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое