«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яңалыклар
Яңалыклар

Лилия Гыйбадуллинадан осталык дәресе

«Яңа исем» иҗат лабораториясе әдәбият сөюче, иҗат итүче яшьләрне барлый.

«Идел» журналы каршында оештырылган әдәби осталык мәктәбе укучылары шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Лилия Гыйбадуллина белән Татар китабы йортында очрашкан иде. Ул яшь иҗатчыларга шигырь язу осталыгы буенча дәрес бирде һәм ахырда билгеле бер сүзләрдән торган шигырь яздыртты. 

«Яңа исем» иҗат лабораториясе әдәбият сөюче, иҗат итүче яшьләрне барлый. Әдәби осталык мәктәбендә һәр кызыксынган кеше катнаша ала. Алга таба катнашучыларның әдәби әсәрләре «Идел» журналына басылып барачак. Әлеге проект Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар взкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татмедиа» АҖ, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты тарафыннан тормышка ашырыла.

Тулырак безнең видеода:

 

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар