Узган атнада дүшәмбедән чәршәмбегә кадәр ял иткән идек.
Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләп үткәннән соң 2 һәм 3 майда эшләдек.
6 майдан 8 майга кадәр эш атнасы кыска булачак, чөнки 9 һәм 10 май Җиңү көне хөрмәтенә ял көннәре дип игълан ителде. Быел Җиңүнең 79 еллыгы билгеләп үтелә. Чәршәмбе эш көне кыскартылачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан җитәкчелеге 9 майга багышланган массакүләм чараларны гамәлдән чыгармаска булды.
Нет комментариев