«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Милли театраль-цирклы спектакль, Тукай премиясе, Шигърият бәйрәме, «Мин татарча сөйләшәм» - 26 апрельдә кая барырга?

Татарстанда Туган тел көнен һәм Г.Тукайның тууына 138 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр.

Гадәттәгечә 26 апрельдә чаралар бик күп була. Иң әһәмиятлеләренә тукталыйк.

8.30 сәгатьтә Г.Тукай скверында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Тукай һәйкәленә чәчәк салыначак. 

Казан Кремлендә 2024 елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итү тантанасы узачак. (кандидатлар исемлеге - монда)

10.00-18.00 сәгатьтә Татар Китабы йортында "Китаплы Йорт" музее буенча балалар өчен интерактив юл күрсәткече; 11.00 сәгатьтә "Тукай, Камал һәм башкалар" музей квизы.

11.30 сәгатьтә Казан дәүләт циркында Тукай әкиятләре һәм шигырьләре буенча "Печән базарында" дип аталган беренче милли театраль-цирклы спектакль күрсәтеләчәк. Спектакль Гаилә елы кысаларында әзерләнә, бәйрәм чарасын 16 мең тамашачы карый алачак. Спектакль 10 көн дәвамында Казан циркында күрсәтеләчәк. 

14.00 сәгатьтә Тукай һәйкәле, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасы янында традицион рәвештә Туган тел көненә багышланган Шигърият бәйрәме узачак. 

15.00 сәгатьтә К.Насыйри музеенда "Музейда ачык микрофон" иҗади лабораториясе узачак, анда яшь шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен татар телендә укый һәм иҗатлары белән таныштыра алачак. 

17.00 сәгатьтә Казан Кремле территориясендә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе узачак. Акция кысаларында заманча татар музыкасының яңа буын вәкилләре чыгыш ясый, республика акциясенә йомгак ясала, "Ташаячак" милли дизайнерлар ярминкәсен уздыру планлаштырыла (ул 15.00 сәгатьтә эшли башлаячак)

17.30 - 18.00 - К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Ачык микрофон" чарасы узачак. Спектакль алдыннан теләге булган һәркем яраткан шигырьләрен сөйли алачак; 18.00-18.15 - хедлайнер чыгышы - Эльмира Җәлилова үз шигырьләрен укыячак. 

P.S.: программа тулылана - яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое