«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе быел кайсы урында була?

Бу сорауга Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов җавап бирде.

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе быел Казан циркы янында уздырылачак, дип хәбәр итте "Татар-информ".

фото: Фирүзә Вәлиева.

Райнур Хәсәнов әйтүенчә, акцияне цирк янындагы мәйданчыкта уздыруны Татарстан Мәдәният министрлыгы белән бергәләп хәл иткәннәр. Шулай итеп, 26 апрельдә анда татар телендә Габдулла Тукайның «Печән базары...» дигән поэмасына нигезләнеп, цирк тамашасы була.

- Тамашаны карарга дүрт мең кеше киләчәк. Шуңа күрә бу безнең өчен дә әйбәт: тамаша тәмам булгач, безнең альтернатив музыка концерты башланачак. Мәйданчыкта маркет та булачак. Бу урын Казан Кремле янында гына, машина белән килү, машина кую мөмкинлеге дә бар. Бу урынны да үзебез өчен сынап карыйсыбыз килә, - диде ул.

Сүз уңаеннан, «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясарга теләге булганнар өчен яңа җанлы музыка бәйгесендә катнашырга мөмкин. Моның өчен үзең иҗат иткән җырны тере уен коралларына, минуска яки а-капелла башкарып, видеога төшерергә кирәк. Профессиональ камера яки телефон камерасы — аерма юк. Башкаручылар саны — чикләнмәгән. Җырның сүзләрен татар классик шагыйрьләре иҗатыннан алу рөхсәт ителә (һәм хуплана!). Язмада тулы бер җыр булырга тиеш, өзекләр кабул ителми. Клиплар шулай ук бәйгедә катнашмый. Бәйгенең калган шартлары белән сылтама аша кереп танышыгыз.

Теги:

мин татарча сөйләшәм акция татар теле
Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое